Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сыйныфтан тыш чара.

Максат: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби кичә укучыларга шигырьләр, әдәби әсәрләр аша патриотик тәрбия бирү, фронтовик язучыларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту.

Җиһаз: Бөек Җиңүнең 65 еллыгына чыгарылган 15 томлык , “Алар илгә җиңү алып кайтты”, “Хәтер” һәм башка сугыш турында язылган әдәби китаплардан күргәзмә,интерактив такта, проектор, компьютер.

 

1.А.Б.Бөек Ватан сугышы илебездә яшәүче һәр гаилә ишегенә фаҗига һәм кайгы булып килеп керә.Утлы яу кырында калган гомерләрне,ни аяныч,кайтарып булмый.Дәһшәтле сугыш чоры,дистә еллар узса да, хәтерләрдә ераклардан килгән бер кайтаваз, киләчәккә сабак булып кабат – кабат яңара.

1 укучы башкаруында “Герман көе” яңгырый.

2 А.Б.Илебезнең барлык халыклары белән беррәттән  татар язучылары да сугышта катнашты; язучы, җурналист буларак фронт газеталарында хезмәт  итәләр, кулларына корал алып алгы сызыкларда сугышалар.Сугышның беренче көннәрендә язучыларыбыз фронттан килгән борчулы хәбәрләргә үзләренең ялкынлы әсәрләре белән җавап бирәләр.

    Бөек  Ватан сугышының беренче көннәрендә үк 40 тан артык татар язучы үзе теләп сугышка китә.Тора – бара сугышка китәргә теләк белерүче язучыларның саны тагын да  арта.Фронтовик язучылар сафында Абдулла Алиш,Габдрахман Әпсәләмов,Гадел Кутуй,Муса Җәлил,Хәйретдин Мөҗәй, Сибгат Хәким, Фатих Кәрим,Ибраһим Гази, Афзал Шамов, Әмирхан Еники,Нәби Дәүли, Шәйхи Маннурлар бар.

     1 укучы  М.Җәлилнең “Егет көче” шигырен  сөйли.

 Ул кабатлап лачын йөрәгенең

Изге антын сөйгән халкына,

Автоматын асты аркасына

Һәм атлады акбүз атына.

Егет үткән юлда сафлар сынды,

Туплар ауды,танклар ватылды.

Кайдан алды егет мондый көчне,

Кайдан алды мондый ялкынны.

Байрак итеп илгә турылыкны,

Утны – суны кичте бу егет,

Автоматы түгел,аты түгел,

Анты белән көчле бу егет.

1 А.Б. Илебезгә дошман тыныч кына тормыш иткән вакытта басып керә.Кадерле бабаларыбызны , әтиләребезне, абыйларыбызны гаиләләреннән, туганнарыннан аера.Аларның күбесенә туган нигезенә әйләнеп кайтырга насыйп булмый.Бигрәк тә татар улларының Бөек Ватан сугышында батырлыгын күпләр раслый.

2 А.Б.Әйтү җиңел...

Фронт дигәннәрен

Сибеп ташлый татар баласын.

Рейхстагка кадәр азат итте алар

Европаның күпме каласын.

1 А.Б. Тарихтан билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы елларында бөтен көч илне дошманнан саклауга юнәлтелә.Сугыш әдәбиятка яңа тема һәм геройлар алып килә.Бу чор күпчелек язучылар иҗатында сугыш нәтиҗәсендә яшьли балалыктан мәхрүм ителгән, газап чиккән герой сурәтләнә.

2 А.Б. Әмирхан Еникинең “Бала” хикәясенең кыскача эчтәлеген тыңлыйк әле.Язучы хикәяне кызы Резедәгә багышлаган.
      Бу хәл сугыш вакытында була. Лейтенант Ивановның ротасы урман эченнән атлый. Зариф содат үзенең авылы, хатыны, баласы турында уйлап бара. Һавада самолет күренә. Сугышчылар агачлар арасына яшерәнәләр. Зариф үзеннә ерак түгел өч-дүрт яшьлек кыз баланы күрә. Кечкенә кыз бик күп елаган. Аның битләрендә яшь эзләре бар. Зариф бу баланың адашканын аңлый. Баланы күтәреп ала, аңа шикәр бирә. Бу кызчык аңа бик тиз ияләшә. Үзенең әти-әнисе, кәҗә бәтиләре турында сөйли. Зариф аптырап кала, чөнки баланы ут эченә алып барып булмый.
Шуңа күрә ул тиз генә станциягә таба китә. Станциядә эшелон тора. Кешеләр вагоннарга утыралар. Кинәт бер рус хатыны: “Балам!” – дип кычкырып, алар янына чабып килә. Бу кызын югалткан ана була. Зариф тимер юл буйлап йөгереп китә. Үзенең ротасын куып җиткәч, лейтенантка кайда булуын сөйләп бирә. “Сез бик зур изгелек эшләгәнсез. Бик зур рәхмәт сезгә”, - ди лейтенант.

1.А.Б.   Ә Еники – содат булып, үз халкы белән бергә чигенү, һөҗүм итү, җиңү шатлыкларын йөрәге аша кичергән язучы.
      Күпме газап,
      Күпме әрнүләр
      Без кичердек
      Авыр елларда.
      Без җиңүгә ышандык.
      
Тик ул булды
      Безнең уйларда, -
дип яза Әмирхан ага ул еллар турында
    

Музыкаль тәнәфес.

1 А.Б.   Сугыш фронтка да,тылга да үзенең кара шәүләсе белән үтеп керә.Тормышның бар авырлыгы хатын – кыз, балалар һәм картлар җилкәсенә төшә.Хатын – кызлар завод – фабрикаларда станок артына баскан,басу -  кырларда авыр хезмәт башкарган.Кирәк вакытта иркә, көчле,сыгылмас авырлыклар каршында югалып калмас, каушамас, нык рухлы,сабыр, кырыс та була белгәннәр алар.Тылдагы батырлык темасы язучыларыбыз иҗатында да зур урын ала.

         Ф.Кәримнең “Гөлсем” поэмасыннан өзек тыңлана( 8 нче бүлек)

2 А.Б. Бөек Ватан сугышы чорында язучылар каләмнәрен ут эчендә уйната, аларны анда булган мәхшәр,үлем дә туктатып кала алмый.Яшәү хисе,туган җирне,якыннарны сагыну,дошманга нәфрәт белән карау көчлерәк була.

      Бер укучы Г.Кутуйның “Туган ил” шигырен сөйли.

1 А.Б. Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.

Меңен түгел, бары йөзен генә
Юк итәлдем синең сыңарның,
Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен
Мин тезләнеп. гафу сорармын,-

дип язган герой – шагыйребез Муса Җәлил. М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре кешелекнең иң явыз дошманы булган фашизм белән көрәшне изге максат итеп алалар, шул юлда үлүне дә батырларча, нык рухлылык белән каршылыйлар.

           1 укучы Муса Җәлилнең “Ышанма” шигырен сөйли.

2 А.Б.      Бөек Ватан сугышы татар  шигъриятенең иң өметле көчләрен һәлак итә. Дошман төрмәләре һәм концлагерьларында җәзалап үтерелгән Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Габдулла Батталов, һәм Хәйретдин Мөҗәй; әсирлектән качкан һәм хәбәрсез югалган җәлилче Рәхим Саттар; җиңүгә бер атна калгач дошман пулясы гомерен өзгән Нур Баян һәм аның шатлыгын татырга да өлгерми, 1945 елның 15 нче июнендә вафат булган Гадел Кутуй.

 1 А.Б.Еллар уза, бөек батырлыкның тере шаһитлары – язучыларыбыз арабыздан бер-бер артлы китә бара. Ләкин дәһшәтле сугыш елларында да каләмнәре кулларыннан төшмәгән әдипләребез шул җиңү юлының никадәр авыр булганлыгы турында киләчәк буыннарга да искәртеп торыр.

1 укучы Әхмәт Исхакның “ Кирәкми безгә сугыш!” шигырен сөйли.

                                  Кирәкми безгә сугыш!

Кирәкми безгә кан кою,                             Илебез зур, җиребез киң,

Кирәкми безгә сугыш!                               Хисапсыз байлык бездә!

Безнең теләк якты, матур,                         Җир өстендә, җир астында,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.                      Тауларда һәм диңгездә.

                                   Без үз кулларыбыз белән

                                   Төзибез гүзәл тормыш.

                                   Без тыныч ил төзүчеләр,

                                   Кирәкми безгә сугыш!

                                   Музык.пауза.”Кирәкми сугыш”.